Гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә чаралар турында

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә 1 225,7 млн.сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар бирелде.

Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бүлеп бирү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары бюджетларына гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» 2013 елның 22 ноябреннән 909 санлы карары нигезендә гамәлгә ашырылды.

Башка бюджетара трансфертлар акчалары муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә гражданнарга үзара салым кертү турындагы карарларында күрсәтелгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча конкрет чараларны гәмәлгә куюга тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International