2025 елның 1 нче яртыеллыгында максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 12 043,4 млн.сум тәшкил итте. Бу 2024 елның шул ук чоры керемнәреннән 2 131,1 млн. сумга күбрәк.
Дәүләт учреждениеләре буенча керемнәр 8 495,2 млн.сум, муниципаль учреждениеләр буенча – 3 548,2 млн. сум тәшкил итте.