Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджет турында Федераль закон проектын кертү срокларына төзәтмәләр кертелде.
Төгәлләштерелгән график буенча федераль бюджет проекты Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенә агымдагы елның 15 сентябрендә кертеләчәк.
Закон проектын Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына 2025 елның 30 сентябрендә тикшерүгә кертү планлаштырыла.
«Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектын төзү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 28 мартындагы 206 санлы карары нигезендә чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проекты агымдагы финанс елының 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырыла.