Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2025 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам иттерелә.
Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.
2025 елның 1 нче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 24 проект каралды, шуларның 8 буенча уңай бәяләмә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре бирелә торган салым ташламалары суммасыннан артыграк булыр дип планлаштырыла.