Автомобиль юллары участокларын күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләре белән тәэмин итү өчен кирәкле инфраструктураны үстерү чараларын гамәлгә ашыру

2025 елның 1 августы, җомга

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча төзелгән Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре исемлеге нигезендә Радиоешлыклар буенча дәүләт комиссиясе карары кабул ителде. Аның нигезендә элемтә операторлары 2031 елның 8 сентябренә кадәр федераль автомобиль юлларының кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән барлык участокларын LTE стандарты буенча күчмә радиотелефон элемтәсе белән тәэмин итәргә тиеш.

Татарстан Республикасында 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан дәүләт ярдәме белән М-7 һәм М-12 автомобиль юллары участокларын күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләре белән тәэмин итү өчен кирәкле инфраструктураны үстерү чараларын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International