«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе Россиянең барлык төбәкләрендәге күренекле кешеләргә биреләчәк

2025 елның 2 августы, шимбә

Премия Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Җиңүчеләрне сайлап алу түбәндәге критерийлар буенча узачак:

“Технологик лидер”: инновацион технологияләр керткән, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәргән, яңа продуктлар һәм чыгу юллары уйлап тапкан хезмәткәрләр;

“Иң яхшы остаз”: яшь белгечләрнең һөнәри аякка басуына зур өлеш керткән, кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм иткән, тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшырган хезмәткәрләр;

“Яшь белгеч”: һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән, инициатива һәм һөнәри үсешкә омтылыш күрсәткән яшь хезмәткәрләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр);

“Гаилә хезмәт династияләре”:  ким дигәндә өч буын бер һөнәр иясе булган гаилә вәкилләре яки гаиләнең барлык әгъзаларының бер һөнәрдә яки бер предприятиедә гомуми хезмәт стажы кимендә 50 ел тәшкил иткән гаилә вәкилләре;

“Ветераннар советы”: хезмәт традицияләрен һәм тупланган тәҗрибәне саклауга зур өлеш керткән предприятиеләрнең атказанган хезмәткәрләре оешмасы җитәкчесе яисә вәкиле;

“Хезмәт патриотик тәрбиясе”: Ватанга мәхәббәтләре сүзләрдә генә түгел, ә гамәлләрендә дә чагыла торган гражданнар үстергән, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә күпьеллык уңышлы тәҗрибәсе булган оешма җитәкчесе яки вәкиле;

Һәр төбәктә өч лауреат булачак. Төбәк оештыру комитетлары әлеге карарны мөстәкыйль кабул итә.

“Хезмәт кешесе” илкүләм премиясе өч этапта узачак: төбәкләрдәге предприятиеләргә һәм оешмаларга премияне үткәрү сроклары һәм тәртибе турында мәгълүмат ирештерү, заявкалар кампаниясенә старт бирү һәм катнашуга гаризалар җыю; бирелгән заявкаларны сайлап алу һәм бәяләү, премиянең төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләү; үзәк оештыру комитеты тарафыннан төбәкләрдән килгән җиңүчеләр анкеталарын җыю һәм эшкәртү, исемлекләрне раслау.

Бүләкләү “Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклау” 29 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы мәйданчыгында (2025 елның 11-14 ноябре, Мәскәү) узачак.

Теркәлү 16 июньдә biotexpo.ru сайттында ачылган.

Премия лауреатлары кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International