2025 елның 31 июленнән «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 303-ФЗ санлы Федераль закон хакында

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Кабул ителгән закон бюджет процессына цифрлы рубльне этаплап кертүне күздә тота.

Аерым алганда, цифрлы рубль белән операцияләр башкару өчен Федераль казначылыкка махсус счет ачылачак.

Шул ук вакытта РФ Бюджет кодексына Федераль казначылыкның цифрлы рубль счетын куллану үзенчәлекләрен күздә тоткан яңа 242.11-1 маддәсе өстәлгән.

Федераль казначылыкның цифрлы рубль счетын кулланып, 2025 елда федераль бюджетны үтәү, РФ Хөкүмәте, Россия Банкы белән килештереп, билгеләгән чыгымнар исемлеге буенча гамәлгә ашырылачак.

Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә. Бер үк вакытта аның аерым нигезләмәләрен 2026 һәм 2027 елларда этаплап куллану каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International