“Минем бизнес” үзәге GenerationS Innovation Award 2025 еллык федераль премиясендә катнашырга чакыра.
Премия Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы һәм “Илкүләм приоритетлар” автоном коммерциягә карамаган оешма ярдәмендә оештырылды.
Максат – алдынгы технологияләрне актив файдаланучы һәм илнең инновацион мохитен формалаштыруга булышлык итүче илебез предприятиеләрен һәм стартапларын ачыклау, кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү.
2025 елда биш төп номинация каралган: “Елның эчке инновациясе”, “Ел коллаборациясе”, “Инновацияләр мәдәнияте”, “Ел инноваторы”, “Елның алгарышы”.
Чарада эре һәм урта компанияләр, 50 млн ₽ табышлы стартаплар, компанияләр эчендәге инноваторлар, проект командалары, үсеш үзәкләре һ.б. катнаша ала.
Теркәлүне премиянең рәсми сайтында узарга мөмкин.