Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елның 1 августына 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 21,4 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 49,9 проценты тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- «Гаилә» – 8,5 млрд сум;
- «Яшьләр һәм балалар» – 3,7 млрд сум;
- «Тормыш өчен инфраструктура» – 5,6 млрд сум;
- «Озын һәм актив тормыш» – 2,8 млрд сум;
- «Кадрлар» – 476,7 млн сум;
- «Экологик иминлек» – 171,8 млн сум;
- «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» – 120,9 млн сум.
2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 42,9 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 23,4 млрд сумы – федераль бюджет һәм 19,5 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына юнәлтелә.