Агымдагы елның 1 августына Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 37,1 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 53,3%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
дотацияләр – 235,7 млн сум (100%),
субсидияләр – 28,7 млрд сум (50,4%),
субвенцияләр – 5,0 млрд сум (68,6%),
башка бюджетара трансфертлар – 3,0 млрд сум (61,6%),
федераль фондлардан кергән чаралар – 170,8 млн сум (72,4%).
Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм шул нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми суммасы 69,6 млрд сум тәшкил итә.