Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның форум кампанияләрендә Татарстан Республикасы делегацияләренең катнашуына бәйле чараларны гамәлгә ашыруга 2025 елда 6 294,7 мең сум юнәлдерелде

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның 2025 елгы форум кампаниясе Россиянең төрле төбәкләрендә уза торган 20дән артык чараны үз эченә ала. Әлеге форумнар яшьләрнең инициативаларына үсеш бирүгә, аларның компетенцияләрен күтәрүгә һәм тормышта үз урыннарын табуга булышуга юнәлдерелгән. Чаралар, яңа территорияләрне дә кертеп, Калининградтан Камчаткага кадәр илнең 25 төбәгендә уза.

Форумнар мәдәният, сәнгать, фән, экология, гражданлык җәмгыяте, куркынычсызлык һәм башкаларны да кертеп, төрле өлкәләрне иңләп ала. Форумнар профориентация, нетворкинг, яңа белемнәр алу өчен мөмкинлекләр, шулай ук яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга грантлар оту мөмкинлеге бирә.

2025 елда Татарстан Республикасы делегацияләренең Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның форум кампанияләрендә катнашуына бәйле чараларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 6 294,7 мең сум юнәлдерелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International