Россия Федерациясе субъектының чыгым йөкләмәләрен 2026-2028 елларга федераль бюджеттан финанслашуның чик дәрәҗәләре расланды

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 25 июлендәге 2006-р санлы карары белән Россия Федерациясе субъектының чыгым йөкләмәләрен 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджеттан финанслашуның чик дәрәҗәләре расланды.

Татарстан Республикасы өчен илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында бирелә торган субсидияләр өчен 2026 елда финанслауның иң чик дәрәҗәсе 73%, 2027 елда – 67%, 2028 елда – 61% дип билгеләнгән, башка субсидияләр өчен: 2026 елда – 54%, 2027 елда – 49%, 2028 елда – 44% дәрәҗәсендә расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International