2024/2025 уку елында республикада «Физика-математика алгарышы» проекты старт алды. Аны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан барлыгы 252 314, 8 мең сум юнәлтелде, шул исәптән:
2024 елда – 13 251,3 мең сум;
2025 елда – 239 063,5 мең сум.
2026 елда проектны гамәлгә ашыруны дәвам итү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 233 007,2 мең сум тәшкил итәчәк.
Әлеге акчалар гомуми белем бирү оешмаларына, педагогик хезмәткәрләргә грантлар бирүгә, физика, математика һәм информатиканы актив һәм нәтиҗәле өйрәнгән өчен мәктәп укучыларына премияләр түләүгә, педагогик хезмәткәрләргә методик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук аларны укытуга, математика кабинетларын заманча җиһазлар белән җиһазлауга юнәлдереләчәк.