Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру: эре салым түләүчеләр белән киңәшмәләр

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

2026-2028 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2025 елның 20 һәм 21 августы көннәрендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә республиканың алкоголь компанияләре вәкилләре – «Татспиртпром» АҖ, «Белый Кремль» сыра заводы ҖЧҖ, «АБ ИнБев Эфес» АҖнең Казан шәһәрендәге филиалы, «Болгарпиво» ААҖ, шул исәптән «ТАИФ-НК» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ, «Казанкомпрессормаш» АҖ, «Түбән Кама Шина» ГАҖ, «Аммоний» АҖ, «Түбән Кама техуглерод» АҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм башка республиканың 30лап предприятиесе вәкилләре катнашты.

Киңәшмәләрдә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Очрашуларда предприятиеләрнең 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек йомгаклары, 2025 ел йомгаклары буенча күрсәткечләрнең бәяләнеше һәм 2026-2028 елларга финанс-хуҗалык эшчәнлегенең фаразланган күрсәткечләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International