2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына берләштерелгән бюджетны формалаштыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә гамәлгә ашырыла.
График буенча каралган чараларны үтәү кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджетлар арасында бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыру буенча тиешле эшләр алып барыла.
График нигезендә агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең финанс органнары белән аларның 2026-2028 елларга җирле бюджетларның фаразлы күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр үтте. Киңәшмәләрдә республиканың ике шәһәр округы һәм кырык өч муниципаль районы вәкилләре катнашты.