Татарстан Финанс министрлыгы: 2025 елның 1 августына салымнар буенча бурыч 12 977,8 млн. сум тәшкил итте

2025 елның 22 августы, җомга

2025 елның 1 августына салымнар буенча бурыч 12 977,8 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 761,5 млн.сумга яки 6% ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Банкротлык һәм ликвидация процедураларында булганнарның бурычлары күләме 2025 елның 1 августына 6 205,2 млн. сум (яки 48%) тәшкил иткән. Банкротлык һәм ликвидация процедураларында булганнарның узган елга карата бурычлары күләме үсеше 563,7 млн. сум (яки 10%) тәшкил иткән.

2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда төп үсеш түбәндәге салымнар күзәтелгән:

- табышка салым 386,4 млн. сумга (яисә 9%ка);

- физик затлар кеременә салым 241,3 млн. сумга (яисә 7%ка);

- оешмалардан җир салымы 148,7 млн. сумга (яисә 22%ка);

- салым салуның гадиләштерелгән системасы 144,6 млн. сумга (яисә 14%ка);

- акцизлар 51,5 млн. сумга (яисә 67%ка);

Физик затларның милек салымнары буенча бурыч 2025 елның 1 августына 1 122,0 млн.сум тәшкил иткән, 2024 елның 1 августы белән чагыштырганда ул 229,1 млн. сумга яки 17% ка кимегән (2024 елның 1 августына – 1 351,1 млн. сум).

Салымнар буенча иң зур өлешне табышка салым алып тора 1 августка табышка салым алып тора – 37%, 28% – физик затлар кеременә салымга, 9% – физик затларның мөлкәт салымнарына туры килә.

«Узган ел белән чагыштырганда 22 муниципаль районда, шулай ук ике шәһәр берәмлегендә үсеш күзәтелде», - дип билгеләп үтте Алла Анфимова.

Киңәшмәдә шулай ук бурычлары арткан аерым муниципаль районнар вәкилләре дә тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International