Вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда бер мәртәбә бирелә торган пособиеләр һәм айлык акчалата компенсацияләр бирү чараларын гамәлгә ашыру

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

2025 елда Татарстан Республикасында вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм айлык акчалата компенсацияләр бирү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Вакцинадан соңгы катлауланулар – сәламәтлекнең тотрыклы яки җитди бозылулары рәвешендә чагыла торган вакцинациягә кирәкмәгән, көтелмәгән реакцияләр ул.

РФ Хөкүмәтенең «Вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм айлык акчалата компенсацияләр түләү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субвенцияләр бирү тәртибе турында» 2005 елның 21 сентябреннән 579 санлы карары белән федераль бюджет акчалары исәбеннән гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда айлык акчалата компенсацияләр каралган.

«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында 2025 елга күрсәтелгән максатларга 242,5 мең сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International