Татарстанда илкүләм проектларга 2025 елда 43 млрд сумга якын чаралар бүлеп бирелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Тататрстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.
«2025 елга Татарстан Республикасында 11 илкүләм проектны финанслауга каралган чараларның гомуми күләме 42,9 млрд сум тәшкил итә», - диде ул.
23 млрд сумнан артык – федераль бюджеттан, ә 19,5 млрд сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
2025 елда финанслау күләме буенча иң зур илкүләм проектларга «Гаилә» (чыгымнарның гомуми күләменнән 36%), «Тормыш өчен инфраструктура» (33%), «Яшьләр һәм балалар» (13%), «Озын һәм актив тормыш» (10%) керә.