Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты керемнәре ел башыннан 13% ка арткан

2025 елның 26 августы, сишәмбе

2025 ел башыннан Татарстанның берләштерелгән бюджетына керемнәр 13% ка артты һәм 338,4 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр 39,8 млрд сумга, ягъни 13% ка артты», - диде министр урынбасары.

Анфимова сүзләренчә, 1 августка республика территориясеннән 971,9 млрд сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган – үсеш 11% ка. Керемнәрне туплау – ул бюджетка керемнәрне өстәмә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар. Җыеп алынган керемнәрнең 65% ы федераль бюджетка, ә 35% ы республиканың берләштерелгән бюджетына юнәлдерелгән.

Әлеге елның гыйнварыннан июленә кадәр Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты керемнәренең төп чыганаклары арасында – физик затлар керемнәренә салым (33%), табышка салым (26%) һәм салым булмаган керемнәр (12%).

Бюджетның мобилизацияләнгән керемнәре күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алган һәм Идел буе федераль округында алдынгылар рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International