Кече нефть компанияләре белән киңәшмәләр

2025 елның 22 августы, җомга

2026-2028 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2025 елның 22 августында кече нефть компанияләре белән киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Очрашулар барышында кече нефть компанияләренең 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек йомгаклары каралды, 2025 ел йомгаклары буенча күрсәткечләре бәяләнде һәм 2026-2028 елларга финанс-хуҗалык эшчәнлегенең фаразланган күрсәткечләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International