Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 16 августыннан 618 санлы карары белән 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына архив документларын саклауның бер берәмлеген тотуга 19,56 сум күләмендә чыгымнар нормативы расланды.
Әлеге норматив җирле үзидарә органнары тарафыннан архив эше өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелә торган субвенцияләр күләмен исәпләп чыгару өчен кулланыла.
Күрсәтелгән субвенцияләр җирле бюджетларга дәүләт милкенә караган һәм муниципаль берәмлекләр архивларында саклана торган архив документларын саклауга, туплауга, исәпкә алуга һәм алардан файдалануга бирелә.