Табибларга – яшь белгечләргә ярдәм итүгә өстәмә чаралар бүлеп бирү турында

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

«Табибларга – яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 9 июнендәге 501 санлы карары нигезендә, яшь белгеч статусын алган һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары территориясендә медицина учреждениеләренә эшкә урнашкан медицина хезмәткәрләренә финанс түләүләрен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан юлламасы кысаларында ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан 13 804,6 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирелә.

Әлеге чаралар өзлексез хезмәт эшчәнлегенең беренче өч елы дәвамында ай саен 2,5 мең сум өстәмә түләүгә, шулай ук хуҗалыкны төзекләндерүгә бер тапкыр 21,5 мең сум күләмендә түләүгә тотыла.

Әлеге чыгымнарны үтәүнең агымдагы дәрәҗәсен исәпкә алып, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан югарыда күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 8 691,0 мең сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International