Муниципаль милектәге җир кишәрлекләрендә үсә торган Сосновский борщевигын юк итү чараларын үткәрү турында

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бюджетларына муниципаль милектәге җир кишәрлекләрендә үсә торган Сосновский борщевигын юк итү чараларын үткәрүгә субсидияләр бүлеп бирелә.

Чаралар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бюджетларына Сосновский борщевигы үскән мәйданнар зурлыгыннан чыгып бирелә.

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 25,0 млн. сум күләмендә чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International