Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс турында

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 3 сентябреннән 657 санлы карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 2 декабреннән 885 санлы “Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс үткәрү турында” карарына үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр конкурс процедураларын үткәрүне актуальләштерүгә һәм гадиләштерүгә юнәлдерелгән.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

“Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яисә телетапшыру)”;

“Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (яисә радиотапшыру)”;

“Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы эшчәнлеген яктырту буенча басма массакүләм матбугат чараларында иң яхшы публикация”;

“Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы эшчәнлеген яктырту буенча “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы публикация”.

Күрсәтелгән чараны уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан ел саен 430,0 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International