Россия Хөкүмәте "Минем бизнес" үзәкләренә кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү өчен 1 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итте.
"Кече һәм урта предприятиеләр секторына ярдәм итү өчен "Минем бизнес" үзәкләренә 1 млрд сум бүлеп бирәчәкбез", - диде ул.
Акчалар эш башлаучы эшмәкәрләр өчен гамәлдәге инструментларны киңәйтергә, шул исәптән демобилизациядән соң үз эшләре белән шөгыльләнергә ниятләгән СВОда катнашучыларга ярдәм программасын илнең барлык төбәкләренә киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.