2025 елда ташламалы кредитлау программасы кысаларында кече технологик компанияләргә ярдәм күләме 10,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Ел башыннан гомуми суммасы 8,8 млрд сумлык килешүләр инде төзелгән. Ел ахырына кадәр тагын 1,7 млрд сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясендә.
Программаны гамәлгә ашыру барышында (2022 елдан алып) барлыгы 56,7 млрд сумлык 345 кече технологик компаниягә ярдәм күрсәтелгән.
Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе үткәргән анализ кече технологик компанияләрнең үсеш динамикасы кече һәм урта бизнеска караганда югарырак булуын күрсәткән. Мәсәлән, кече технологик компанияләрнең мәшгульлеге 2021 елдан 39% ка арткан: әлеге компанияләр барлыгы 50 мең яңа эш урыны булдырган, ягъни бер компаниягә уртача 9 яңа эш урыны туры килә. Кече һәм урта эшмәкәрлек сегменты буенча бу чорда мәшгульлек үсеше 748,2 мең кеше тәшкил иткән.