Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле финанс хезмәте ветераннары!
Сезне чын күңелдән безнең уртак һөнәри бәйрәмебез – Финансистлар көне белән котлыйм!
Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, финанс органнары хезмәткәрләренә һәм муниципаль белгечләргә тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең тырышлык белән безнең республикабыз алга бара. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез нәтиҗәсендә мөһим бурычлар хәл ителә: бюджетның тотрыклылыгы һәм баланслылыгы саклана, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге арттырыла, республика керемнәренең үсеше тәэмин ителә, ә муниципаль бюджетлар сыйфатлы үтәлә.
Финанс хезмәте ветераннарының фидакарь хезмәтләрен һәм Татарстанның финанс системасын ныгытуга керткән зур шәхси өлешләрен өчен шулай ук аерым билгеләп үтәсем килә.
Кадерле хезмәттәшләр! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм яраткан һөнәрегездә уңышлар телим. Эштән канәгатьлек, илһам алып, алга таба яңа һөнәри җиңүләр һәм казанышлар ирешегә насыйп итсен!
Татарстан Республикасы
финанс министры Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов