Вокал сәнгате эшлеклеләренең иҗади потенциалына этәргеч бирү, милли вокал традицияләрен саклау, вокал сәнгатендә югары дәрәҗәдәге осталыкка ирешкән өчен дәүләт тарафыннан бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 еленың 22 августыннан 723 санлы карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе булдырылды.
Әлеге премия 2021 елдан башлап, ике елга бер тапкыр тапшырыла. Премияне өч номинациядә (һәрберсе 200,0 мең сум) тапшыру каралган:
“Вокал (хатын-кызлар)”;
“Вокал (ир-атлар)”;
“Халык җыры”.
2027 елдан башлап, өстәмә, дүртенче, премия тапшырылачак. “Халык җыры” номинациясе икегә бүленәчәк – “Халык җыры (хатын-кызлар)” һәм “Халык җыры (ир-атлар)” (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 6 сентябреннән 665 санлы карары).