2025 елның 8 аенда республика бюджетына 440 млрд сум кергән

2025 елның 12 сентябре, җомга

2025 елның сигез аенда республиканың берләштерелгән бюджетына 440 млрд сум керем кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразының төп параметрлары турында» мәсьәләләре буенча утырышында Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте.

"Оператив мәгълүматларга караганда, республиканың берләштерелгән бюджетына сигез айда 440 млрд сум керем кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 380 млрд сум. Тулаем алганда керемнәр буенча динамика уңай булуга карамастан, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәр 5,3 млрд сумга кимегән. Барыннан да элек, бу нефть тармагыннан керемнәр кимүгә бәйле», – дип аңлатты ул.

Бюджетка кергән керемнәр хезмәт хакын вакытында түләргә, социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләргә, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләре өчен түләргә, илкүләм проектларны финансларга һәм инвестицион программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирде, дип өстәде Фәйзрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International