Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза.
Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов, гаиләсе белән бергә Казанның 44нче сайлау участогында булып, гражданлык бурычын үтәде.
Ул сайлау процессында гаилә белән катнашу мөһимлеген ассызыклады һәм аны буыннан-буынга тапшыру өчен лаеклы традиция дип атады.
Татарстан гражданнарын үз фикерләрен активрак белдерергә һәм сайлауларга килергә чакырабыз, чөнки нәкъ менә алар республиканың киләчәк үсешенә юнәлеш бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез: бүген 20:00гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Сез дә килегез!