Татарстан Республикасы делегациясенең 2025 елда Түбән Новгород шәһәрендә Бөтендөнья яшьләр фестивале слетында катнашуы турында

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 17-21 сентябрендә Түбән Новгородта Бөтендөнья яшьләр фестивале слеты узачак. Чарага бөтен дөньядан 2 меңгә якын яшьләр җыелачак, шулар арасында Россиядән һәм чит илләрдән 200ләп 14-17 яшьлек яшүсмер дә бар.

Слетның максаты – актив яшьләр арасында элемтәләрне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль проблемаларны хәл итү өчен җирлек булдыру. Программада дискуссияләр, мастер-класслар, мәдәни һәм спорт чаралары, шулай ук инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеге биргән проектларны тәкъдир итү планлаштырылган.

Татарстан Республикасы делегациясенең 2025 елда Түбән Новгородта Бөтендөнья яшьләр фестивале слетында катнашуына Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 720,6 мең сум юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International