Ел саен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык “Таврида.Арт” Бөтенроссия яшь сәнгать фестивален оештыра һәм үткәрә.
Фестиваль 2015 елдан бирле үткәрелә һәм “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектына кертелгән.
2025 елда фестиваль 1 августтан 3 августка кадәр Кырымда «Таврида» арт-кластеры территориясендә узды.
“Таврида.АРТ” барлык төбәкләрдән яшь иҗатчыларны җыючы иң эре мәйданчык ул. Биредә яшьләр илһам табып кына калмый, ә үзләрен күрәсәтә һәм үз проектларына ярдәм ала ала.
Татарстан Республикасы делегациясе 70 делегаттан торды. Татарстан яшьләре өчен “Таврида.АРТ” үзеңне федераль дәрәҗәдә таныту, республика мәдәниятен тәкъдим итү, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге алдынгы тенденцияләр белән танышу, шулай ук үз проектларын гамәлгә ашыруга грант акчаларын оту өчен мөһим мөмкинлек булып тора. Фестиваль талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, иҗади потенциалны үстерүгә һәм Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда мөһим элемент булып тора.
Татарстан Республикасы делегациясенең “Таврида.АРТ” Бөтенроссия яшь сәнгать фестивалендә катнашуына 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 038,9 мең сум юнәлтелде.