Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының «Казаноргсинтез» предприятиесе мәйданчыгында узган күчмә утырышында республика бюджеты һәм ММИ Территориаль фонды үтәлеше турында сүз барды. Парламентарийлар шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турындагы һәм түләүсез рәвештә мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын карадылар.

СИБУР бизнесына эксперт ярдәме үзәгендә узган комитет утырышының көн тәртибендә 2025 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетының үтәлеше мәсьәләсе үзәк урынны алды.

Финанс министрының беренче урынбасары Рөстәм Әюкасов билгеләп үткәнчә, 2025 елның 1 яртыеллыгында консолидацияләнгән бюджетка 266 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән.  Татарстан Республикасы бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 221 млрд. сум күләмендә тупланган. Кире кайтарылмый торган керемнәр суммасы 46 млрд.сум тәшкил иткән. «Бу күләмгә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән акчалар да керә. Алар максатчан һәм тиешле чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә», – дип билгеләде чыгыш ясаучы.

Рөстәм Әюкасов шулай ук парламентарийларга быелның 8 аенда бюджет үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Салым һәм салым булмаган керемнәр Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына – 380 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына 316 млрд. сум күләмендә кергән. «Барлык дәрәҗәдәге бюджет чыгымнары вакытында һәм тулы күләмдә башкарылды»,  – диде министрның беренче урынбасары.

Бүген үк комитет утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Закон проектында техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре өчен оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү рәвешендә ташлама карау тәкъдим ителә.

Салым ташламасы махсус икътисадый зоналарның  идарәче компанияләре балансында төп чаралар объектлары буларак исәпкә алына торган мөлкәткә карата салым ташламалары суммасы, күрсәтелгән мөлкәтне исәпкә кую аеннан соң килә торган айдан ун ел узгач кына кагылачак. Атап әйткәндә 2025 - 2028 елларда исәпләнгән салым суммасының 4,55 проценты күләмендә, 2029 - 2031 елларда исәпләнгән салым суммасының 50 проценты күләмендә билгеләү тәкъдим ителә.

Комитет утырышында шулай ук 2026 елга республикада хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турындагы закон проекты каралды.Закон проекты республика территориясендә хезмәт эшчәнлекләрен патент нигезендә физик һәм юридик затларга ялланып гамәлгә ашыручы чит ил гражданнары физик затлары керемнәренә салым буенча билгеләп куелган аванс түләүләренә 2,55 күләмендә региональ коэффициент кертүне күздә тота.Коэффициентны билгеләү 2026 елга чит илдән килеп эшләүчеләрнең фаразланган уртача айлык хезмәт хакларыннан (61 058,77 сум) физик затлар кеременә салына торган 13 процент салым нисбәтенә, шулай ук коэффициент-дифляторны – 3 112,80 сум исәпкә алып, салым буенча билгеләп куелган аванс түләве күләмендә нигезләнгән.

Билгеләнә торган коэффициент чит илдән килеп эшләүчеләрнең салымнары керүне тәэмин итәчәк, юридик затларга һәи индивидуаль эшкуарларга мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә патентлар нигезендә легаль җәлеп итү мөмкинлеген бирү хисабына хезмәт хакын  «күләгәдә» калдыруны кисәтүгә ярдәм итәчәк.

Парламентның якындагы утырышында республиканың муниципаль учреждениеләрендә мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары расланачак. Профильле комитет әгъзалары профильле министрлык тәкъдимен хупладылар һәм финанслау күләмен нормативларны 20% күләмендә арттыру ягына үзгәрттеләр.

Ахырда парламентарийлар комитетның IV кварталга эш планын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International