Бүген Дәүләт Советы утырышында мөлкәткә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Оешмалар мөлкәтенә салым буенча федераль ташламаның гамәлдә булу вакытын озайту максатларында закон проекты белән техник - гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләренә кагыла.
Салым ташламасы махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре балансында төп чаралар объектлары буларак исәпкә алына торган күчемсез милеккә кагылачак. Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов закон проектын тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, салым салуның ташламалы режимы 2025-2028 елларда исәпләнгән салым суммасының 4,55 проценты күләмендә салым түләүне, шулай ук 2029-2031 елларда исәпләнгән салым суммасының 50 проценты күләмендә салым түләүне күздә тота.
Өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда, Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Солуянов, ташламалы чор берничә ел дәвамында гамәлдә булачак, бу компанияләргә, бер яктан, салым салуның яңа шартларына әкренләп җайлашырга мөмкинлек бирәчәк, икенче яктан, үзләренең финанс чыгымнарын оптимальләштерергә һәм махсус икътисадый зоналарның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. «Ахыр чиктә әлеге чаралар икътисадый үсешкә һәм милли икътисадның конкурентлык сәләтен арттыруга ярдәм итәчәк», – диде депутат.