Республикада мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары 20% ка арта

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Советының унөченче утырышында беренче укылышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Бу мәсьәлә буенча доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Профильле министрлык башлыгы билгеләп үткәнчә, гомуми белем бирү нормативлары белем бирү дәрәҗәсенә һәм профиленә, территориаль урнашуына, белем бирү оешмасының тибына һәм гамәлгә ашырыла торган программаларның төренә карап дифференциацияләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың территориаль урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның булу дәвамлылыгыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшеннән, тәрбияләнүчеләрнең категориясеннән һәм аларның сәламәтлек торышыннан чыгып билгеләнә.

Балалар бакчаларында финанс белән тәэмин итү нормативлары елына бер тәрбияләнүчегә яисә укучыга исәпләп билгеләнә, аз комплектлы мәгариф оешмаларында – бер төркемгә яки бер сыйныфка исәпләнә.

Министр сүзләренә караганда, 2026 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2025 ел белән чагыштырганда 20% ка арттырылган.

Илсур Һадиуллин аңлатканча, закон проектында укучылар өчен дәреслекләр сатып алуны финанс белән тәэмин итү нормативлары чагылдырылган. «2023 елдан муниципаль берәмлекләргә муниципаль гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслекләр сатып алуга чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субвенцияләр бирелә», – дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры

Ике закон проекты буенча комитет карары белән Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Мәгъзүм Сәлахов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, комитет әлеге закон проектларын хуплый һәм берьюлы өч укылышта кабул итәргә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International