2025 елда Татарстан Республикасына федераль бюджеттан “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” илкүләм проекты кысаларында « Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм бизнес алып барырга теләүче гражданнарга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмалары тарафыннан хезмәтләр күрсәтү һәм ярдәм чаралары тәэмин ителгән» чарасын гамәлгә ашыруга 28,2 млн.сум күләмендә субсидияләр каралган.
Татарстан Республикасы бюджетыннан әлеге чараны гамәлгә ашыруга 7,5 млн. сум бүлеп биреләчәк.