Татарстанда быел 226 медицина учреждениесе ремонтлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, социаль-мәдәни объектларны, шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары яхшы динамика белән бара. Быел илкүләм проект һәм ике республика программасы кысаларында барган сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау тәмамлануга якынлаша. Быел барлыгы 226 медицина учреждениесе ремонтлана. Подрядчыларга 19 стационарның 7сен ремонтлап бетерәсе генә кала. Бүгенгә программа буенча үтәлеш 87% тәшкил итә.
Министр күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында сөйләде. Паспортта каралган эшләрнең гомуми үтәлеше бүгенге көнгә 90% дип бәяләнә. Хисап атнасында 23 муниципалитетта ремонтланган йортлар исемлеге 156 объектка арткан.
Эшләрнең тулысынча тәмамлануы турында республиканың 19 муниципаль берәмлеге хисап тоткан. Программа объектларына ремонт тулысынча тәмамланган 577 күп фатирлы йорт керә, димәк, хәзерге вакытта 260 йорт ремонтлануын дәвам итә.