Татарстанда 2025 елның 20 сентябренә файдалануга торак тапшыру буенча еллык план 88%ка үтәлгән, бу 2 млн 857 мең кв.м тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык районнарны, видеоконференцэлемтәсе аша тоташтырып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, башкаруның минималь проценты коммерциячел төзелеш линиясе буенча теркәлә: 37%, ягъни гомуми мәйданы 616 мең кв. метрдан артык булган 76 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча 35 йортның 125 мең кв.м мәйданлы 16сы әзер. еллык планның үтәлеше 77% дип бәяләнә. Иң тиз темплар белән шәхси торак төзелеше бара - мәйданы 2 млн 115 мең кв. метрдан артып киткән 15 670 йорт файдалануга тапшырылган.