Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

2025 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. Идарә тармагының финанс хезмәте ветераннары өчен чаралар программасы оештырылды.

Бәйрәмдә катнашучыларны республиканың Яшел Үзән районындагы Исәк авылында урнашкан «Татар Авылы» этно-музеенда җыйдылар. Биредә кунаклар татар халкы тарихы белән танышты, аларга музейның экспозиция мәйданчыклары буйлап мавыктыргыч экскурсия, шулай ук традицион «Кыстыбый» ризыгы әзерләү буенча кулинария мастер-классы үткәрелде.

Моннан тыш, чара кунакларына күн әйберләр ясау дәресендә үзләрен халык һөнәрләре осталары ролендә сынап карарга тәкъдим иттеләр. Музей территориясендә контактлы мини-зоопарк та эшләде.

Чарага шулай ук Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының "Транссервис"ДУП ветераннары чакырылган иде.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов ветераннарны котлады.

"Кадерле финанс хезмәте ветераннары!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм – календарьдагы дата гына түгел, ә өлкән буын казанышларына тирән хөрмәт белдерү көне. Ул барыбызга да бүгенге тормышыбызны тудырган кешеләр алдында олы бурычыбызны белдерә.

Финанс зирәклеген саклаучы, сезгә, хөрмәтле тармак ветераннары аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Бүген Татарстанның финанс системасы нәкъ менә сезнең куллар салган тотрыклы нигездә ышанычлы үсә. Сезнең һөнәри осталылыгыгыз, тырышлык һәм фидакарь хезмәтегез киләчәк буыннар өчен терәк булды.

Чын күңелдән сезнең тормышыгызның һәр көне ихлас елмаюлар һәм шатлык белән тулы булуын телим. Якыннарыгызның күңел җылысы һәм кайгыртуы һәрчак көч һәм илһам биреп торсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иминлек телим!»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International