2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы» идарә тармагы буенча балалар азыгы җитештерү өчен сөт белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә алынмый калган керемнәрен каплауга 188,8 млн.сум күләмендә субсидия бирү каралган.
Әлеге чыгымнарның агымдагы үтәлеш дәрәҗәсен исәпкә алып, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан әлеге чыгымнарны 95,1 млн. сумга арттыру турында карар кабул ителде.
Шул рәвешле, югарыда күрсәтелгән максатларга чыгымнар 283,9 млн. сум тәшкил итәчәк.