Республика җыелма командасының X Россия пенсионерлары спартакиадасында катнашуына Татарстан Республикасы бюджетыннан 798,8 мең сум юнәлдерелде

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Физик культура һәм массакүләм спорт кыйммәтләрен популярлаштыру сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм милләтнең сәламәтлеген ныгыту өчен нигез булып тора.

Өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Пенсионерлар берлеге һәм Төмән өлкәсе хөкүмәте тарафыннан 2025 елның 30 сентябреннән 5 октябренә кадәр Төмән шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган X Россия пенсионерлары спартакиадасы уздырылды.

Әлеге чараның төп бурычлары:

- Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту;

- өлкән яшьтәге затларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын үтәүгә җәлеп итү;

- физик культура һәм спорт мөмкинлекләреннән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм сәламәтлекне ныгыту;

- Россия Федерациясе субъектларында өлкән яшьтәге затлар арасында массакүләм физкультура-спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе белән бүлешү;

- Россия пенсионерлар берлегенең төбәк бүлекчәләренең, башка иҗтимагый оешмаларның өлкән яшьтәге кешеләр белән физкультура-спорт эше буенча эшчәнлеген активлаштыру.

Татарстан Республикасы җыелма командасының X Россия пенсионерлары спартакиадасында катнашуына Татарстан Республикасы бюджетыннан 798,8 мең сум юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International