2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында кан тапшырган донорларга акчалата компенсацияләр түләүгә сценар шартлары нигезендә 77 933,0 мең сум чаралар каралган.
Әлеге чыгымнарны үтәүнең агымдагы дәрәҗәсен исәпкә алып, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан югарыда күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 8 062,1 мең сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.