Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2025 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эшен дәвам иттерә.
Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.
2025 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 36 проект каралды, шуларның 14 буенча уңай бәяләмә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре, бирелә торган салым ташламалары суммасыннан артыграк булыр дип планлаштырыла.