Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларында төбәк финанслары белән 2024 елда идарә итү сыйфатына бәя бирелде.
Бәяләү биш юнәлеш буенча үткәрелде:
- бюджетны планлаштыруның сыйфаты;
- бюджет үтәлешенең сыйфаты;
- бурыч йөкләмәләре белән идарә итүнең сыйфаты;
- муниципаль берәмлекләр белән үзара финанс мөнәсәбәтләре;
- дәүләт мөлкәте белән идарә итүнең сыйфаты.
Моннан тыш, бюджет барышын гамәлгә ашырганда бюджет законнары таләпләренең үтәлеше бәяләнде.
Комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына I дәрәҗә сыйфаты бирелде, бу төбәк финанслары белән идарә итүнең югары сыйфатына туры килә.