Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон проекты кертелде.
Татарстан Республикасы бюджетына бүленгән бюджетара трансфертларның гомуми суммасы 2026 елга – 41 900,4 млн сум (шул исәптән: субсидияләр – 28 986,4 млн сум, субвенцияләр – 9 040,3 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 3 873,7 млн сум), 2027 елга – 42 783,6 млн сум (шул исәптән: субсидияләр – 29 682,5 млн сум, субвенцияләр – 9 206,5 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 3 894,6 млн сум), 2028 елга – 43 172,3 млн сум (шул исәптән: субсидияләр – 29 691,8 млн сум, субвенцияләр – 9 593,2 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 3 887,3 млн сум) тәшкил иткән.
2026-2028 елларга федераль бюджет проектын Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта карау агымдагы елның 22 октябренә билгеләнгән.