Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырышта Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм республика бюджеты параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.
Докладчыларга сүз бирер алдыннан Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов фаразның илгә санкцион басымны дәвам итү белән бәйле икътисадый куркынычлар шартларында формалашуына игътибар итте. «Шуңа да карамастан, алдагы өч елда түбән эшсезлек фонында икътисадның тотрыклы үсеше һәм икътисадның төп тармаклары: эшкәртү сәнәгате, төзелеш, сәүдә, транспорт һәм туризм үсеше көтелә», – дип басым ясады Рәгать Хөсәенов.
«2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына ТР бюджеты турында» гы закон проектын тәкъдим иткәндә, республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2026-2028 елларга бюджет проекты федераль һәм республика норматив хокукый актларына туры китереп эшләнгән, бюджетның керем өлешен формалаштыруның сценарий шартлары Россиянең социаль-икътисадый үсешенең база вариантына һәм республика Икътисад министрлыкның фаразларына нигезләнүен билгеләп үтте.
«2026 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми күләме 498,2 млрд сум булыр дип фаразлана, 2027 елга – 531,9 млрд сум һәм 2028 елга 568,5 млрд сум булыр дип фаразлана, – дип белдерде Алла Анфимова. – ТР бюджетының чыгым өлеше 2026 елга 512,04 млрд сум, 2027 елга 548,9 млрд сум һәм 2028 елга 587,3 млрд сум».
«Милли икътисад» бүлеге буенча ТР бюджеты чыгымнары күләме 2026 елга 126,1 млрд сум булыр дип фаразлана, 2027 елга – 127,1 млрд сум, 2028 елга – 130,1 млрд сум. Бу бүлектә «Гомумикътисадый мәсьәләләр» (2026 ел 920,4 млн сум тәшкил итәчәк), «Элемтә һәм информатика» (2026 елда - 3 241,2 млн сум), «Милли икътисад өлкәсендә башка мәсьәләләр» (2026 елда - 69 млрд 298,9 млн сум) юнәлешләре буенча чыгымнар исәпкә алынган.
Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы 2026 елда – 13,8 млрд сум, 2027 елда – 17,0 млрд сум, 2028 елда – 18,7 млрд сум булыр дип планлаштырыла.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов якындагы өч елга фаразланган бюджетның киеренке булачагын, аны үтәү буенча җитди бурычлар куелачагын искәртте.
Бүген утырышта инновацион эшчәнлек турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, ул «Россия Федерациясендә технологик компанияләрне үстерү турында» Федераль закон нигезләмәләрен үстерүгә эшләнгән һәм кече технологик компанияләрнең инновацион эшчәнлегенә дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру принципларының бердәм системасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, федераль закон субъектларга кече технологик компанияләргә финанс ярдәме күрсәтүнең аерым шартларын мөстәкыйль билгеләргә рөхсәт итә. Төбәк хакимиятләре үз ярдәм программаларын эшләргә, төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирергә һәм мондый предприятиеләргә ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен билгеләргә хокуклы. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә. Аерым алганда, «кече технологик компания» төшенчәсе языла. Шулай ук кече технологик компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтү үзенчәлекләрен беркетүче яңа 18.1 статьясын кертергә тәкъдим ителә.