Республика бюджеты турындагы закон проекты Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында каралды

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты каралды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар җәзаларны үтәүче учреждениеләрдә һәм тикшерү изоляторларында законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.

«2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проектын карау кысаларында депутатларга ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова доклады тәкъдим ителде.

Гела Герасимова комитет эшчәнлегенең юнәлешләренә кагылышлы бүлекләр буенча республика бюджетының төп параметрлары турында сөйләде. Аерым алганда, сүз «Милли оборона», «Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге» кебек бүлекләр, шулай ук «Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлегенең «Суд системасы» бүлекчәләре турында бара.

«Милли оборона» бүлеге буенча 2026 елга берләштерелгән бюджет чыгымнары 63,8 млн сум күләмендә планлаштырылган.

«Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге» бүлеге буенча 2026 елга берләштерелгән бюджет чыгымнары 4,123 млрд сум, шул исәптән республика бюджеты чыгымнары - 2,9 млрд сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 1,161 млрд сум.

«Суд системасы» бүлекчәсе буенча 2026 елда 1,221 млрд сум күләмендә акча каралган.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары бюджет турындагы закон проектын хуплады һәм бу мәсьәләне Дәүләт Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International