Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханивов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова бюджетның аерым параметрларына тукталды. Аерым алганда, закон проекты тарафыннан 2026 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләмен 498,2 млрд сум итеп расларга тәкъдим ителә, 2027 елга – 531,9 млрд сум һәм 2028 елга – 568,5 сум. ТР бюджетының чыгым өлеше 2026 елга 512,04 млрд сум, 2027 елга 548,9 млрд сум һәм 2028 елга 587,3 млрд сум тәшкил итә».
Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы 2026 елда 13842,2 млн. сум булыр дип планлаштырыла, 2027 елда – 16 971,5 млн.сум, 2028 елда –18 723,8 млн. сум.
Парламентарийлар профильле комитет карамагындагы бюджет статьяларына җентекләп тукталдылар: «Торак-коммуналь хуҗалык», «Транспорт», «Юл хуҗалыгы».
«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнары 2025 елга 26,3 млрд сум күләмендә каралган. «Торак хуҗалыгы» бүлекчәсендә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслауга, күпфатирлы йортларда лифт җиһазларын алыштыруга чыгымнар каралган, «Коммуналь хуҗалык» бүлекчәсендә коммуналь инфраструктура системаларын яңартуга 10 млрд. сум, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга 429,7 сум, коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре инфраструктурасын үстерү һәм карап тоту чараларына – 248 млн сум күләмендә чыгымнар каралган. «Төзекләндерү» бүлекчәсе тарафыннан социаль-инженерлык инфраструктурасын капиталь ремонтлауга, парклар һәм скверлар төзү һәм төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыруга, коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре инфраструктурасын булдыру һәм карап тоту чараларына бюджет инвестицияләренә чыгымнар каралган.
Юл хуҗалыгы буенча республика бюджеты чыгымнары 34 млрд 515 млн сум күләмендә фаразлана, шул исәптән «Татарстан Республикасы транспорт системасын үстерү» дәүләт программасының «Автомобиль юллары челтәрен камилләштерү, үстерү һәм саклау» төбәк проекты кысаларында юл эшләрен финанслауга, күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итүгә һәм башкаларга чыгымнар каралган.
ТР бюджетында «Транспорт» бүлекчәсе буенча чыгымнар 2026 елга 2 641,7 млн сум күләмендә планлаштырылган, 2027 елга – 2 653,4 млн сум һәм 2028 елга – 2 666,2 млн сум.
Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров бюджетта авыл маршрутлары буенча кешеләрне йөртүчеләргә чыгымнарны компенсацияләү мәсьәләсе белән кызыксынды. Бу нисбәттән финанс министры урынбасары Оксана Кисапова чыгымнарның әлеге статьясы ТР муниципаль берәмлекләре вәкаләтләренә каравын һәм киләсе елга якынча 316 миллион сум каралуын әйтте.
Парламентарийлар шулай ук кадрлар мәсьәләсенең кискенлегенә игътибар иттеләр һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга бюджетта каралган чыгымнар күләме белән кызыксындылар. Финанс министры урынбасары билгеләп үткәнчә, өч ел эчендә бу максатларга якынча 3 млрд сум каралган.
Фикер алышу йомгаклары буенча Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзалары «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупладылар.