Республика бюджеты турындагы закон проекты Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында каралды

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Утырышта шулай ук депутатларга театрлар һәм театр эше турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты. Утырышны профильле комитет рәисе Айрат Зарипов үткәрде.

Профильле комитет карамагындагы Республика бюджетының төп параметрлары турында финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сөйләде.

2026 елда «Мәгариф» бүлеге буенча чыгымнарның берләштерелгән күләме 201,1 млрд сум күләмендә планлаштырылган, шул исәптән республика бюджеты акчалары исәбенә – 114,4 млрд сум. Акчалар республиканың мәгариф учреждениеләрен финанслауга, талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, яшьләр сәясәтен үстерүгә, матди-техник базаны яңартуга һәм башка юнәлешләргә юнәлдереләчәк.

Мәдәният һәм кинематографияне финанслауга 2026 елда берләштерелгән бюджет буенча – 27,7 млрд сум, республика бюджетында - 14,2 млрд сум каралган. Акчаларны грантлар бирүгә, китап фондларын туплауга, иҗат берлекләренә ярдәм итүгә, Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлтү планлаштырыла.

«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча киләсе елга чыгымнар 2 млрд 108,1 млн сум күләмендә каралган.

 «Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча бюджет ассигнованиеләре 2026 елга 2 млрд сум күләмендә планлаштырылган.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренең игътибарын балалар бакчаларын һәм өстәмә белем бирү объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасын эшләргә кирәклегенә юнәлтте. Лилия Маврина әйтүенчә, бүген Казанда гына да 186 балалар бакчасы һәм 30 өстәмә белем бирү объекты ремонтка мохтаҗ.

Фикер алышу йомгаклары буенча профильле комитет әгъзалары 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына бюджет турындагы закон проектын хупладылар, республиканың төп финанс законы Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өстенлекләренә туры китереп төзелгәнлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International