Бүген Татарстан уйлап табулар буенча Роспатентка бирелгән заявкалар саны буенча ил төбәкләре арасында - бишенче, ә уйлап табуларга алынган һәм файдаланылган патентлар саны буенча дүртенче урында. Республикада сәнәгать һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле предприятиеләрдә бүген инновацияле продукциянең өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 3,5 процентка үскән. Бу мәгълүматларны бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның Казан Ратушасында узган күчмә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә үткән утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланды.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләү чыгышында интеллектуаль милек базары темасына киң фикерләшү мәйданы итеп Татарстанның сайлануына шатлануын белдерде. Аның ассызыклавынча, әлеге базарны формалаштыру заман икътисады үсешенең мөһим элементы булып тора. Татарстан башлыгы моның илнең барлык төбәкләре өчен актуаль мәсьәлә булуын искәртеп, республиканың инновацияле үсеш стратегиясен сайлавын, шушы юнәлештә һәрдаим эш алып барылуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, узган ел республика предприятиеләре хезмәткәрләре 21 меңнән артык рационализаторлык тәкъдимнәрен эшләп, теркәгән. Бүген иң күп патент алынган инновацияләр “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “Казан вертолет заводы”, “ПОЗИС” җәмгыятьләрендә.
“Боларның барысы планлы, максатчан эшчәнлек нәтиҗәсе”, -ди Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, узган дистә ел эчендә Татарстанда инновацияле эшчәнлекне үстерүгә ярдәм буенча тулы бер сектор формалаштырылган. Яңа нәтиҗәле проектларны гамәлгә ашыру өчен “Алабуга” МИЗы, “Иннополис”, “Химград” технополисы, индустриаль парклар кебек мәйданнар төзелгән, нанотехнологияләр паркы ачылган. Рөстәм Миңнеханов республикада IT-технологияләрне үстерүгә зур игътибар бирелүен, республикада эшләүче ике IT-парк мәйданында 200 дән артык компания эшләвен җиткерде.
Президент шул ук вакытта Татарстанда яхшы фәнни-гамәли база формалашуына игътибар юнәлтте, республикада “ТР өчен иң яхшы инновацияле 50 идея” кебек интеллектуаль потенциалны стимуллаштыру бәйгеләре, форумнар, семинарлар уздырылуы турында мәгълүмат бирде.
Аның ассызыклавынча, республиканың алга таба үсешен тәэмин итү өчен, интеллектуаль милек базарын формалаштыру кирәк. Интеллектуаль милек базары – инновацион икътисадның үзәк буыны, ди ул.
Рөстәм Миңнеханов “2013-2020 елларда ТР да интеллектуаль милек базарын үстерү” дигән республика программасының кабул ителеп, эшли башлавын әлеге юнәлештәге мөһим адым дип бәяли. “Интеллектуаль милек базарын үстерү эшчәнлеге Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (бүген 13 субъектны берләштерүче) базасында актив алып барыла. АИР төбәкләрдә интеллектуаль хокукны үстерүнең аңа алымнарын эшләүдә яхшы мәйдан була алыр иде. Әлеге мәйданда тупланган уңай тәҗрибәне башка төбәкләргә дә җәелдерү мөмкин булачак”, -дип ул барлык төбәкләрне әлеге эшкә актив кушылырга чакырды.